“ Ел тәрбиячесе - 2020” республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы үтте

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

      Бүген Җәлил 4 нче санлы  “Кызыл калфак” мәктәпкәчә белем-тәрбия  бирү оешмалары педагогларының иҗат инициативасын үстерү, һөнәри осталык, тәҗрибәләрен баету максатыннан,ел саен үткэрелеп килә торган “ Ел тәрбиячесе” республика һөнәри конкурсының муниципаль этабы  үтте . Конкурста катнашучы  9  педагог  балалар белән педагогик шөгыль күрсәтү, иҗади проект яклау,профессиональ осталык күнекмәләре формалаштыру  мастер классы буенча коллегалары һәм жюри алдында сынау үттеләр. Чаралар педагогның методик компетентлылыгын,оригиналь оештыру осталыгын,яңалык, киләчәктә куллану өчен отышлы булуы һәм башка тиешле критерийлар  буенча бәяләнде. Конкурс җиңүчесе Җәлил 5нче санлы  “Әкият” балалар бакчасы музыка җитәкчесе Петрякова Р.Р, призёр   Җәлил 4 нче санлы  “Кызыл калфак” балалар бакчасы тәрбиячесе Мулиева Э.Р билгеләнде. Алар 17 нче февраль көнне Азнакай шәһәрендә булачак зона этапында район данын яклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International