Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә отчет җыелышы

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Иске Минзәләбаш авыл җирлегендә гражданнар алдында хисап җыелышы булып узды, анда узган елга йомгак ясалды.

Аның эшендә район Советы Аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Авыл җирлегенең 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында авыл җирлеге башлыгы Әлфинур Мияссарова чыгыш ясады. "Минзәләбаш" җитештерү комплексы идарәчесе Илшат Вәлиев халыкны агрофирма эшчәнлеге белән таныштырды. Авыл җирлеге территориясендә хокук бозуларны профилактикалау эше турында мәгълүмат белән полициянең участок уполномоченные Марс Кәримов чыгыш ясады.

2019 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында район Советы Аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International