Бүген Янурыс авыл җирлегендә гражданнар алдында хисап җыелышы булып узды, анда узган елга йомгак ясалды.
Аның эшендә район Советы Аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Авыл җирлегенең 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева чыгыш ясады. "Сарман" агрофирмасының әйдәп баручы агрономы Айдар Шәймәрданов халыкны агрофирма эшчәнлеге белән таныштырды. Авыл җирлегендә хокук бозуларны профилактикалау эше турында мәгълүмат белән полициянең участок уполномоченные Раил Таҗетдинов чыгыш ясады.
2019 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында район Советы Аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев сөйләде.
Җыелыш ахырында район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре гражданнарның сорауларына җавап бирделәр.