Бүген Кәүҗияк авыл җирлегендә гражданнар алдында хисап җыелышы узды.
Аның эшендә Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Авыл җирлегенең 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында авыл җирлеге башлыгы Фиргать Хөснетдинов чыгыш ясады. "Сарман" агрофирмасының баш экономисты Айдар Хәйретдинов халыкны агрофирма эшчәнлеге белән таныштырды. Авыл җирлеге территориясендә хокук бозуларны профилактикалау эше турында мәгълүмат белән полициянең участок уполномоченные Данияр Нургалиев чыгыш ясады. Авыл җирлеге территориясендә янгын куркынычсызлыгын профилактикалау эше турында мәгълүмат белән күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлеге начальнигы Радик Госманов чыгыш ясады. Шулай ук Кәүҗияк авыл җирлеге ветераннар Советы Рәисе Фәвзимә Шакирова чыгыш ясады.
Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы 2019 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында сөйләде.
Җыелыш ахырында район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре гражданнарның сорауларына җавап бирделәр.