“Кышын кошларны ашатыгыз!”

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

21 гыйнварда 1В сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе Х.М. Ихсанова җитәкчелегендә “Кышын кошларны ашатыгыз!” хәйрия акциясе үткәрделәр. Укучылар дәрестән соң мәктәп бакчасындагы агачларга 25 кулдан ясалган  җимлекләр элделәр.Балалар ата-аналары белән кошларга җимлекләр әзерләделәр, аларның һәрберсе үзләренең фантазияләрен һәм тырышлыкларын күрсәттеләр. Укучыларның барысы да бик теләп эшләделәр, чөнки алар мөһим һәм файдалы эш башкаруларын беләләр иде. Балалар һәр җимлеккә  бөртекле азыклар салдылар. Хәзер инде балалар олыларның сизгер җиткчечелеге астында, канатлы дусларыбыз өчен һәрвакыт җимлекләрдә азык булуын күзәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International