Яктылык кайтаргычлары гомерне саклый

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Караңгы  төшү белән җәяүлеләр юл-транспорт һәлакәте корбаннары булырга мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә аларны тәүлекнең караңгы вакытында яктылыккайтаргычлар кияргә мәҗбүр иттеләр. Җәяүлеләр бу кагыйдәне үтиләрме? Иртән, дәресләр башланыр алдыннан, мәктәп янында рейдта катнашучылар, "Юл дозоры" ЮИД отряды балаларда яктылыккайтаргычларның булуын тикшерделәр һәм әлеге элементларны куллану кирәклеге турында фикерләре белән кызыксындылар. Сораштыру нәтиҗәләре укучыларның 90% ы яктылыккайтаргычлар куллануын күрсәтте. Аларның 40% ы кием элементларына,60% ы мәктәп сумкаларына урнаштыра. Балалар белән аралашканда, рейдта катнашучылар тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргычларын куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын 70% ка кадәр киметә дип аңлаттылар. Балалар, яктылык кайтаргычларын киегез! Бу-сезне  юл һәлакәтләреннән  саклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International