Бүген Александровка авыл җирлегендә гражданнар алдында отчет җыелышы узды, анда узган елга йомгак ясалды.
Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Авыл җирлегенең 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында авыл җирлеге башлыгы Артур Гафиятуллин чыгыш ясады. "Карамалы" җитештерү комплексы идарәчесе Равил Әхмәтов халыкны агрофирма һәм әлеге авыл җирлегендә эшчәнлеге белән таныштырды. Авыл җирлеге территориясендә хокук бозуларны профилактикалау эше турында мәгълүмат белән полициянең участок уполномоченные Марс Кәримов чыгыш ясады. "Ветераннар советы эше турында" гы дүртенче мәсьәлә буенча сүз авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Фалия Әхмәтҗановага бирелде.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин 2019 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында сөйләде.
Илнур Сибгатуллин фотолары