2020 елның 21 январендә Әлмәт авыл җирлегендә отчет җыелышы узды

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

2020 елның 21январендә Әлмәт авыл җирлегендә отчет җыелышы узды. 2019 елда авыл җирлегенең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турындагы хисап белән авыл җирлеге башлыгы Газизов Данияр Әнвәр улы чыгыш ясады. Шулай ук “Сарман ” агрофирмасының  баш экономисты Хаертдинов Айдар Илдар улы, полиөия участок инспекторы Каримов Марс Фаяз улы, Әлмәт авыл җирлеге ветераннар советы председателе Рамазанов Хамит Зәки улы чыгыш ясадылар. 2019 елда районның социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы сөйләде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International