Бүген Мортыштамак авыл җирлегендә гражданнар алдында отчет җыелышы узды, анда узган елга йомгак ясалды.
Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, "Агрокөч" АҖнең "Сарман" җитештерү комплексы идарәчесе Диккат Хөснетдинов, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Авыл җирлегенең 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында авыл җирлеге башлыгы Илдар Һадиуллин чыгыш ясады. "Сарман" ПКның әйдәп баручы агрономы Ризван Закиров халыкны агрофирма һәм әлеге авыл җирлегендә эшчәнлеге белән таныштырды. Авыл җирлеге территориясендә хокук бозуларны профилактикалау эше турында мәгълүмат белән полициянең участок уполномоченные Марс Кәримов чыгыш ясады. "Ветераннар советы эше турында" гы дүртенче мәсьәлә буенча сүз авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Мөнирә Исмәгыйловага бирелде.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин 2019 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында сөйләде. Гадәттәгечә, чара ахырында җирлек активистлары бүләкләнде.
Илнур Сибгатуллин фотолары