Мәктәбебезнең 4нче в сыйныф укучылары мәктәбебезнең элеккеге укучысы, хәзер инде Җәлил балалар сәнгать мәктәбе директоры Гыйльметдинова Гөлзирә Мохтар кызы янында кунакта булдылар. Гөлзирә Мохтар кызы балаларны матурлык иленә дәште, үзенең балачак хыяллары, аларны ничек тормышка ашыруы хакында эчкерсез әңгәмә үткәрде, хатирәләре белән уртаклашты. Сәнгать мәктәбенә йөрүчеләрнең эшләре белән таныштырып, укучылары белән горурлануын яшермәде, ә безнең укучыларыбыз мәктәпне тәмамлаучылар арасындагы шушындый талантлы, хезмәт сөючән кешеләрнең мулдан булуына кабат сокландылар, горурлык хисләре кичерделәр.