21 гыйнвар көнне Ләке авыл җирлегендә гражданнар алдында отчет җыелышы булып узды, анда узган елга йомгак ясалды. Анда Сарман муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Галимова Гөлнара Әзгатовна, район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Авыл җирлегенең 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында авыл җирлеге башлыгы Лилия Ивановна чыгыш ясады. "Нөркәй" агрофирмасы " ҖЧҖ вәкиле Разумбетов Р.К. халыкны агрофирма эшчәнлеге белән таныштырды. Авыл җирлеге территориясендә хокук бозуларны профилактикалау эше турында полиция участок уполномоченные Хәсәнов Л.Д. чыгыш ясады. 2019 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында Галимова Гөлнара Әзгатовна чыгыш ясады.Җыелыш ахырында район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре һәм вәкилләре гражданнарның сорауларына җавап бирделәр.