Югары Чыршылы авыл җирлегендә отчет җыелышы

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Югары Чыршылы авыл җирлегендә гражданнар алдында хисап җыелышы узды, анда узган елга йомгак ясалды.

Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, район оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Авыл җирлегенең 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турындагы хисап белән авыл җирлеге башлыгы Илсур Камалетдинов чыгыш ясады. "Нөркәй" ПКның әйдәп баручы агрономы Рөстәм Розумбетов халыкны агрофирма эшчәнлеге белән таныштырды. Авыл җирлегендә хокук бозуларны профилактикалау эше турында мәгълүмат белән полициянең участок уполномоченные Раил Таҗетдинов чыгыш ясады.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин 2019 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында сөйләде. Җыелыш ахырында җитәкчеләр гражданнарның сорауларына җавап бирделәр һәм җирлек активистлары бүләкләнде.

Илнур Сибгатуллин фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International