Петровка Завод авыл җирлегендә отчет җыелышы

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Петровка Завод авыл җирлегендә гражданнар алдында хисап җыелышы узды.

Аның эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин, "Агрокөч" АҖнең "Сарман" җитештерү комплексы идарәчесе Диккат Хөснетдинов, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Авыл җирлегенең 2019 елда социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында авыл җирлеге башлыгы Айдар Хөснетдинов чыгыш ясады. "Сарман" агрофирмасының әйдәп баручы агрономы Айдар Шәймәрданов халыкны агрофирма эшчәнлеге, аерым алганда, әлеге авыл җирлеге белән таныштырды. Авыл җирлегендә хокук бозуларны профилактикалау эше турында мәгълүмат белән полициянең участок уполномоченные Ляззәт Хәсәнов чыгыш ясады. "Ветераннар советы эше турында" гы дүртенче мәсьәлә буенча сүз авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Әлфия Гайнуллинага бирелде.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин 2019 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлар турында сөйләде. Җыелыш ахырында җитәкчеләр гражданнарның сорауларына җавап бирделәр һәм җирлек активистлары бүләкләнде.

Илнур Сибгатуллин Фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International