"Җир чәчәк ат! " акциясе кысаларындаТАССРның 100 еллыгына багышланган чарада гимназистлар Сарман балалар сырхауханәсендә кунакта булдылар.Алар төсле карандашлар, раскраски, альбомнар һәм буяулар бүләк иттеләр. Чарада 23 гимназист һәм 7 табиб һәм балалар сырхауханәсенең шәфкать туташы катнашты. Хәзер үз чиратларын көтүче балалар вакытны файдалы итеп үткәрә алалар.