«Бөтенроссия тарихи кроссворд» акциясендә катнашырга чакырабыз

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

25 гыйнвар көнне илебездә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Бөтенроссия тарихи кроссворд» акциясе узачак. Мәскәү шәһәре педагогия университеты уйлап тапкан бу чараның максаты – яшь һәм өлкән буын кешеләрендә тарихка карата кызыксыну уяту. Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бу чарага Сарман үзәк китапханәсе дә кушылды һәм оештыручыларның партнерлары булды.

Хөрмәтле авылдашлар һәм Сарманыбыз кунаклары! Сезне «Бөтенроссия тарихи кроссворд» акциясендә катнашып, кызыклы уен формасында тарих өлкәсендә булган белемнәрегезне тикшереп карарга  чакырабыз!

Чара 25 гыйнварда Сарман авылы, Ленин урамы, 32 нче йорт адресы буенча урнашкан үзәк китапханәдә узачак. Башлана: 15.00 сәгатьтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International