ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Сарман районында булды

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Сарман муниципаль районында булды.

Сарман районына килүгә Равил Кузюров район башлыгы Фәрит Хөснуллин белән очрашты. Алар авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев белән бергә булачак "ТАССР төзелүгә 100 ел" паркы территориясен карадылар, анда 2 гектарга якын мәйданда агачлар утырту планлаштырыла, шулай ук Татар Илеге паркында булдылар, аның территориясендә чыршы һәм нарат утыртылды.

Аннары министр районның участок урманчылыклары эше мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Очрашу кысаларында урман хуҗалыгын үстерү, урманнарны торгызу, урман үрчетү һәм 2020 елгы урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды.

Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров стандарт утырту материалы үстерүгә, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә бәйле кайбер йөкләмәләр бирде.

 

Илнур Сибгатуллин фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International