Әдиләне җиңүе белән тәбрик итәбез

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

Бүген  икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында “Иң яхшы әйдаман (вожатый)” республикакүләм конкурсының муниципаль этабы булып узды. Анда 16 отряд әйдаманы катнашты. Бәйге нигезләмәсе буенча конкурсантлар 3 бирем аша үзләренең осталыкларын сынап карадылар. Эшчәнлекләрен чагылдырган вожатый лайфхаклары булган  презентация, үзавторлыгындагы чара эшкәртмәсе, зал белән оештырылган уен тәкъдим иттеләр.
Мәктәбебезнең данын 10 б сыйныф укучысы, активисткабыз Габидуллина Әдилә яклады һәм җиңү китерде. Бу аның, сыйныфташларының, шефлык иткән нәниләрнең, остазларының, парламентның, әти-әнисенең уртак җиңүе булды. Барысына да рәхмәтебезне җиткерәбез, уңышлар, яңа үрләр, күмәк матур башлангычлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International