25 гыйнвар - студентлар көне буларак билгеләп үтелә.Кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, җитди эшләр чоры да әле бу. Димэк бу көн - төрле уку йортларында белем өстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калучыларның да уртак бәйрәме. Шул унайдан «Сарман» кинотеатрында «Минем студент елларым» дигэн исем астында кунелле кичэ оештырылды, кичэдэ катнашучылар студент елларына кайтып сорауларга жаваплар бирделэр хэм студентлар белэн берлектэ кунелле уеннар уйнадылар . Кичэ киноучреждение директоры Ринат Мифтахетдин улы тарафыннан эйтелгэн «Тормыш юлыгызда, барлык башлангычларыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!»дигэн жылы телэклэре белэн тэмамланды.