«Туган җирем, торган җирем, Татарстан» - исемле әнгәмә.

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Сарман үзәк балалар китапханәсенә «Сарман гимназиясе» нең Гимадиева Р. З. җитәкчелегендәге 1 «В» сыйныф укучылары кунакка килделәр. Китапханәнең уку залында ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган, «Туган җирем, торган җирем, Татарстан!» дип исемләнгән әнгәмә үткәрелде. Әлеге чара Татарстан гимны белән башланып китте, балалар бүлеге методисты Фаузия Язкаровна балаларга Татарстан  Республикасының 100 еллык тарихы турында кыскача таныштырды. Шулай ук Татарстан дәүләт символлары, Казан риваятьләре, татар культурасы, татар халык киемнәре, татар халык ашлары турында әйтеп үтте. Бу темаларны тирәнтен өйрәнү өчен төзелгән “Татарстан бәхет тапкан җирем, җыр – биюле газиз Ватаным!” исемле күргәзмәгә күзәтү үткәрде, китаплар белән таныштырды. Аннары балаларга буялмаган флаг өлгеләре таратылды, алар Татарстан флагы төсләренә дөрес итеп буядылар. Чара барышында балалар татар халык уенын да уйнап алдылар, шул вакытта “Туган тел”, “Мин яратам сине Татарстан!” җырларын бергәләшеп искә төшерделәр. Чара бик эчтәлекле, җанлы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International