"ТАССРның 100 еллыгы-100 яхшы эш" хәйрия акциясе кысаларында һәм үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү максатыннан Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары тарафыннан "Горурланабыз! Хәтерлибез! Хөрмәтлибез!" дип исемләнгән акция оештырылды. Аның барышында мәктәп яшь армиячеләре Ләке авылы обелискы территориясен тәртипкә китерү буенча эшләр башкардылар.