2020 нче елның 30 гыйнварында “Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә” директорлар киңәшмәсе узды. Директор, килгән кунакларны мәктәп тормышы белән таныштырып китте. Җыелышта уку процессындагы мәсьәләләр каралды, укучылар Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Кызыл яраннар” дип исемләнгән әсәрне сәхнәләштерделәр.