Җәлилдә 2019 нчы елга йомгак ясадылар

2020 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген Җәлил мәдәният сараенда бистә гражданнары алдында отчет җыелышы узды.

Җыелыш эшендә район башлыгы Фәрит Хөснуллин һәм бистә башлыгы Рафик Кәримов катнашты.

2019 елда авыл җирлегенең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар турында "Җәлил поселогы" муниципаль берәмлеге башлыгы Рафик Кәримов чыгыш ясады. Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буенча сүз ветераннар Советы рәисе Әнисә Минһаҗевага бирелде. Бистә территориясендә хокук бозуларны профилактикалау эше турында мәгълүмат белән полициянең участок уполномоченные чыгыш ясады.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин 2019 елда районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында сөйләде.

Гадәттәгечә, чара ахырында җитәкчеләр гражданнарның сорауларына җавап бирделәр һәм бистә активистлары бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International