Диспансерлаштыру-ул профилактик медицина тикшерүен һәм халыкның билгеле бер төркемнәренә карата тормышка ашырыла торган сәламәтлек торышын бәяләү максатларында үткәрелә торган өстәмә тикшерү методларын үз эченә алган чаралар комплексы.
- Диспансерлаштыруны түләүле яки бушлай узарга мөмкинме?
Әлбәттә, мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча, гражданин беркетелгән поликлиникада бушлай. Әгәр гражданинга нәрсә өчен дә булса түләргә тәкъдим итәләр икән, бу инде диспансерлаштыру түгел, иминият компаниясенә яки фондка сигнал бирегез.
- Диспансерлаштыруны нинди категория гражданнар узарга тиеш? Диспансерлаштыруга нәрсә кирәклеге турында кем хәбәр итә?
18-39 яшьлек гражданнар өч елга бер тапкыр диспансерлаштыруны уза. Димәк, быел аны 18,21,24,27,30,33,36,39 яшьтәге затлар уза (яше 3кә бүленергә тиеш). 40 яшьтән өлкәнрәкләр диспансерлаштыруны ел саен уза.
Диспансерлаштыру узу турында сырхауханә яки иминият компаниясе белгечләре хәбәр итә ала. Әгәр дә сезне хәбәр итмәсәләр, иминият компаниясенә полиста күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Поликлиникага мөстәкыйль мөрәҗәгать итәргә була.