"Сандугач сайрар илем" XXIII региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале"

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

2020 елның 29-30 гыйнварында Азнакай шәһәрендә "Сандугач сайрар илем" XXIII региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестивале үткәрелде . Сарман балалар сәнгать мәктәбе укытучылары һәм укучылары әлеге фестивальнең "Вокал-соло"номинациясендә актив катнашып, зур уңышларга ирештеләр. Укучылар үзләренең талантларын күрсәтергә һәм иҗади бәйгедә үз көчләрен сынарга озак еллар тәҗрибә туплаган укытучылар Хәмидуллина Расихә Мөгәлләф кызы һәм Хаҗиева Резедә Рафис кызы җитәкчелегендә әзерләнделәр.

Конкурсантлар түбәндәге призлы урыннар яуладылар:

- Рания Зарипова-1 дәрәҗә лауреат;

- Рамилә Хөсәенова-2 дәрәҗә лауреат;

- Эвелина Кашапова-3 дәрәҗә лауреат;

- Илгиз Сәетов-3 дәрәҗә лауреат;

- Азамат Исламов дипломант.

Фестивальдә катнашучыларның барысы да яхшы әзерлек күрсәттеләр һәм югары нәтиҗәләргә ирештеләр.

Иҗади уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International