"Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлегендә 2019 ел нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Кичә, 30 гыйнварда, "Җәлил шәһәр тибындагы поселогы" муниципаль берәмлегендә 2019 ел нәтиҗәләре буенча киңәшмә узды.

Чарада Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, Сарман муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитеты аппаратлары, район һәм Җәлил поселогы оешма җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә башланыр алдыннан, анда катнашучылар һәм бистәдә яшәүчеләре, бистәнең бюджет учреждениеләре оештырган, ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Сарман муниципаль районы оешуның 90 еллыгына багышланган күргәзмәләре белән таныштылар.

Докладлар белән «Җәлил шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А., Җәлил поселогы ветераннар Советы рәисе Минһаҗева А. Г., Россия эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлегенең «Җәлил» полиция бүлеге начальнигы, полиция майоры Вәлиуллин А.А., «Азнакай урманчылыгы» ДКУ участок урманчылыгы участковые Илһамова Р. Г. чыгыш ясадылар.

Шулай ук Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф.М. Хөснуллин районның эше һәм агымдагы елга планнар белән таныштырды.

Киңәшмә ахырында нефть сәнәгате һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 ел бергә гомер иткән Каюмовлар - Гөлия Зиннәт кызы һәм Рафис Каюм улы гаиләсенә Сарман муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Шәһәр тибындагы Җәлил бистәсе алдындагы казанышлары өчен, шәһәр тибындагы Җәлил бистәсе Советының 2019 елның 12 декаберендәге 162 номерлы карары белән Җиһангиров Нәфис Сәлим улына «Шәһәр тибындагы Җәлил бистәсенең мактаулы гражданины»исеме бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International