"Салкын тиюдән саклан!"

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

Мәктәпнең "Волонтер- медиклар" отряды 7-8 сыйныф укучылары өчен вируслы йогышлы авыруларны профилактикалау турында фильм карауны оештырдылар. Башлангыч сыйныф укучылары өчен  әңгәмә үткәрделәр һәм "Грипп һәм ОРВИ профилактикасы" темасына презентация карадылар.

    "Авыруны йоктырмас өчен кулларны сабын белән юарга кирәк! " - дигән девиз астында волонтерлар  гриппны профилактикалау буенча буклетлар әзерләделәр һәм укучыларга тараттылар.

   Грипп кискенләшкән чорда балансланган туклану, витаминнар, минераллар һәм башка файдалы матдәләрнең организмга куркыныч инфекциягә каршы торырга көч бирәчәген белү мөһим. Грипп һәм ОРВИ эпидемиясе чорында С витаминына бай яшелчәләр һәм җиләк-җимеш  (алма, карлыган, лимон, әфлисун, мандарин, киви, тозлы кәбестә, борыч, укроп, петрушка, яшел суган, кишер, чөгендер)белән тукланырга кирәк.

   Витамин организмның үз интерферонын (интерферон–табигый барлыкка килүнең төп вируска каршы чарасы) эшләп чыгаруны арттыра. Көненә 1-2  сарымсак ашарга файдалы. Бу  алымнар сезнең организмны ныгытачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International