Бүген, Филимоновлар Николай Павлович һәм Нина Федоровна гаиләсен алтын туйлары белән «Җәлил шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р. А., Җәлил поселогы Советының оештыру эшләре бүлеге начальнигы Гарифуллина Г. И., «Җәлилнефть» идарәсе профком рәисе Филимонов В. Н., Җәлил УТТ профком рәисе Ибәтуллин И. К., «Җәлилнефть» идарәсе ветераннар советы рәисе Харисов Р. А. һәм Җәлил поселогы ветераннар советы рәисе Минһаҗева А. Г. котладылар.
Сарман муниципаль районы башлыгы Ф.М. Хөснуллин исеменнән һәм «Җәлил шәһәр тибындагы поселок» муниципаль берәмлеге башлыгы Р. Ә. Кәримов үз исеменнән котлау адреслары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, игелек теләде. Безнең бистә ныклы, тату гаиләләр белән дан тота, дип билгеләп үтте. Мондый гаиләләр - алтын фонд, безнең поселогыбызның һәм районыбызның горурлыгы.
Нина Федоровна һәм Николай Павлович күрсәтелгән игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.