Күптән түгел «Чыршыкай, яшә!» дип исемләнгән муниципаль бәйге үтте. Ул яраксыз материалдан иҗади эшләргә багышланган иде. Анда Күтәмәле мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Зилия Сираева да катнашты (җитәкчесе — Марданшин Р.М.). Нәтиҗәдә ул «Индивидуаль эш» номинациясендә призер исеменә лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.