Район Советында атналык киңәшмә

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Бүген утырышлар залында район Советының атналык киңәшмәсе булып узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Беренче көн тәртибе буенча район башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Гөлшат Солтангалиева чыгыш ясады. Ул район Башкарма комитетының архив бүлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

ГХАТ бүлегенең 2019 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина сөйләде.

«2019 елда ТР буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенең эш нәтиҗәләре турында» гы мәсьәлә буенча бүлек башлыгы вазифаларын башкаручы Марс Баһаутовка сүз бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International