Илексазда Сталинградны азат итүгә карата сыйныф сәгате үтте

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

3 нче февральда Илексаз төп гомуми белем бирү мәктәбендә Сталнинградны азат итүгә карата сыйныф сәгате булып узды. Аны тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Салихова Рәмзия Равил кызы үткәрде.

Сталинград сугышы - Икенче бөтендөнья һәм Бөек Ватан сугышларының иң зур көрәшләреннән берсе, ул сугыш вакытында тамырдан борылышка нигез сала. Сталинград сугышы 1942 елның 17 июлендә башлана һәм 1943 елның 2 февралендә Кызыл армиянең җиңүе белән тәмамлана. Бу җиңү барлык фронтларда да һөҗүмгә күчәргә мөмкинлек бирә.

Үзенең масштабы һәм аяусызлыгы буенча, ул узган көрәшләрнең барысын да узып киткән: йөз мең квадрат километрга якын территориядә ике миллионнан артык кеше сугышкан. Якынча исәпләүләр буенча, бу көрәштә ике якның да суммар югалтулары 2 миллион кешедән артып китә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International