Гимназиядә Татарстанның халык артисткасы Фәридә Сафина белән очрашу булып узды

2020 елның 21 феврале, җомга

Очрашу бик кызыклы һәм нәтиҗәле узды. Фәридә Мирхафизановна укучыларны үзенең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды, мастер-класс күрсәтте, ә гимназия китапханәчесе Римма Ясировна исә, Сарман ягында туып үскән күренекле шәхесләр турында сөйләп китте. Гөлнара Рәисовна белән Гүзәл Нәфисовна кабат үзләренең моңлы җырлары белән кичәне бизәделәр, ә 8 нче сыйныф укучылары Фәридә апаларына үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. Гомумән, әлеге очрашу балалар күңелендә тирән эз калдырырлык булды, ике сәгать вакыт бер сулышта үтеп китте. Без Фәридә Мирхафизановна белән очрашулар тагы да булыр дип көтеп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International