Бөек Тукаебызның тууына 140 ел

2026 елның 11 апреле, шимбә

    Саклаубаш авыл җирлегендә Габдулла Тукайның 140 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан зур чара оештырылды. Чарада мәктәп укучылары тарафыннан ясалган Тукай әсәрләре буенча рәсем һәм шигырь конкурсы оештырылды. Шулай ук Саклаубаш мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мирас” ансамбле Тукай сүзләренә язылган җырлар башкарды,   элеккеге “Тукай” совхозына кергән авылларда яшәүчеләрдән төзелгән командалар арасында волейбол ярышы оештырылды. 

      Авыл җирлеге тарафыннан, чарада катнашкан балалар, коллективлар, командалар истәлекле бүләкләр, күчмә кубок, мактау кәгазьләре белән бүләкләнде. Килгән кунаклар кайнар коймактан авыз итеп, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, чарадан канәгать булып таралыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International