Туган йортыбызның, авылыбызның кадерле булуын иң элек туган тел аша тоябыз. 21 нче февраль - Халыкара туган тел көне. Шушы уңайдан Сарман урта гомуми урта белем бирү мәктәбендә тел атналыгы игълан ителгән иде.
17 нче февраль көнне атналыкны ачу тантанасы булды. Бу көнне укучылар арасында «Идел кичкән тел» дигән темага иң матур һәм дөрес язучылар бәйгесе узды. Диктант язуның максаты орфографик һәм грамматик хаталарны, татар телен белү дәрәҗәсен тикшереп карау иде.
Атна дәвамында мәктәбебездә «Җырлы-моңлы татар теле» исемле күргәзмә эшләп килде. Укучылар күргәзмәдә урнашкан китаплар аша туган телебезнең байлыгына, матурлыгына багышлап язылган китаплар белән таныштылар. Халкыбызның бай мираслы булуына тагын да инандылар.
«Халыкара туган тел көне» (1-4 нче сыйныфлар), «Татарстан күп милләтле республика» (5-11 нче сыйныфлар) темаларына сыйныф сәгатьләре узды.
21 нче февраль Халыкара туган тел көнен йомгаклап, « Җыр булырлык сүзләр биргән, Туган телем рәхмәт сиңа » дигән кичә үтте. Анда 3,5-7 нче сыйныф укучылары телебезнең матурлыгы, гүзәллеге турында шигырләр сөйләделәр, халык җырларын башкардылар. Кичә Г.Тукайның "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.