Район ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды

2020 елның 21 феврале, җомга

Бүгенге көндә районда 11 Бөек Ватан сугышы ветераны яши.

Шуларның берсе – хатын-кыз. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, волонтерлар, авыл җирлекләре башлыклары бүген аларның өйләрендә булдылар, 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләп, матур теләкләр җиткерделәр. Фәрит Мөнәвирович ветераннарга “Бөек Җиңүгә – 75 ел” һәм “ТАССР төзелүгә – 100 ел” юбилей медальләре, күчтәнәчләр һәм чәчәк бәйләме дә тапшырды.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International