Ватанны саклаучылар көне-балалар бакчасында ватанпәрвәрлек тәрбияләү өчен кулай бәйрәм. Бу уңайдан төркемнәрдә төрле чаралар уза. Сарман 4 нче “Сандугач” балалар бакчасының уртанчылар төркеме тәрбиячеләре “Әти белән бергәләп” исемле чара үткәрделәр.Кичә уен формасында узды һәм төрле эстафеталардан торды.Әтиләр һәм балалар үзләренең нинди җитез,кыю булуларын күрсәттеләр,бер-берсенә яхшы кәеф,аралашу шатлыгы һәм елмаю бүләк иттеләр.Балалар кадерле кешеләренә үз куллары белән ясалган открытка- бүләк тапшырдылар.Бәйрәм күңелле флешмоб белән тәмамланды.