“Туган телем- иркә гөлем”дип исемләнгән мәгълүмат сәгате

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

21 февраль – Бөтендөнья Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Һәр кеше үзенең туган теле белән горурланырга һәм сокланырга тиеш. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул- Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Бәйрәм көн уңаеннан Җәлил поселок китапханәсендә 2нче мәктәпнең 7б сыйныфы укучылары белән “Туган телем- иркә гөлем”дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте.Укучылар “Үз туган телеңне беләсеңме?” дигэн викторина сорауларына җавап бирделэр, «100 лет со дня образования ТАССР» дип исемләнгән китап күргәзмәсендәге китаплар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International