Район Советында атналык киңәшмә

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

Бүген утырышлар залында район Советының атналык киңәшмәсе булып узды, аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.

Киңәшмә башланганчы спортны алга этәрүдә зур уңышларга ирешкән тренерларга дипломнар һәм район Башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча Башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илгизәр Гаделшин чыгыш ясады. Ул яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең 2019 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында сөйләде.

Районның спорт мәктәпләренең 2019 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында «Дулкын» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары Ландыш Вәлиева һәм «2 нче спорт мәктәбе» директоры Рәис Гатин мәгълүмат бирделәр.

«2019 елда мобилизацион әзерлек нәтиҗәләре турында» гы мәсьәлә буенча сүз Башкарма комитет җитәкчесенең мобилизация эшләре буенча ярдәмчесе Рәдис Миңнуллинга бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International