"Сафка басарга әзер бул - 2020!"

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

26нче февраль көнне Җәлил мәдәният сараенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Сафка басарга әзер бул - 2020” дип исемләнгән бәйге булып узды. “Җәлил гимназиясе” командасы лаеклы чыгыш ясады һәм 2нче урынны яулады. Команданы яхшы чыгыш ясавы белән котлыйбыз! Шулай ук аерым конкурсларда призлы урыннар яулаган команда әгъзаларын да билгеләп үтәсе килә. Сөнгатуллин Адель “Автомат сүтү, җыю” номинациясендә беренче урынны алды. Гарифуллин Тимур "Строй әзерлек" номинациясендә җиңүче, моннан тыш, команда “Иҗади конкурс” номинациясендә беренче урынны яулады һәм “Сафка басарга әзер бул - 2020” конкурсында актив катнашканы өчен грамота белән бүләкләнде. Афәрин! Уңышлы чыгышыгыз белән котлыйбыз! Киләсе елда да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International