Быел бик истәлекле ел. ТАССР төзелүгә 100 , Сарман районы оешуга 90 , фашист Германиясен җиңүгә 75 ел. Һәрберсе зур игътибарга лаек, күңелләрдә тирән эзләр калдырган, гасырлар буе зур үзгәрешләрсез яшәгән кешелекне яңа баскычка күтәргән вакыйгалар. Үзебез дә аз гомер яшәмәгәнбез. Арабызда 80 нән үткәннәр дә, әле яңа гына 60 чиген атлаганнар да бар. Димәк әле безнең хәтердә шушы үткән еллардан истәлек булып калган шактый хәлләр саклана дигән сүз бу. Шулай булгач, сөйләр сүзләр, күңелне тетрәндереп искә төшкән истәлекләр булу гаҗәпмени?
Шушы истәлекле даталарга багышланган фестиваль үткәрелүен белгәч, без “Ак калфак” лылар, уйладык та , сугыш темасын сайларга булдык. Кызларыбыз белән бергәләп киңәшеп, кечкенә генә булса да, күпләрне тетрәндергән хәлләрне үз эченә алган “музыкаль мини спектакль” әзерләдек, аны Сарман мәдәният йорты сәхнәсендә уйнап күрсәттек. Бу , безнең өчен “беренче коймак” булды булуын. Тик шулай да алга таба да үз өстебездә эшләргә, яңа темалар табарга бер этәргеч тә булды ул. Без үзебездә иҗат дәртен дә, әле көчебез барлыкны да тойдык. Чагыштырмача яңа оешкан “Ак калфак” ансамбле кызлары өчен бу бик зур сынау да булды. Алга таба да безне Аллаһы Тәгалә ташламасын иде. Хәтер яңарту, гореф – гадәт, йолаларны барлау бер генә дә начар әйбер түгел бит ул.
“Родники” фольклор ансамбле кызлары “Я лечу над Россией” дип аталган әдәби музыкаль композиция белән чыгыш ясадылар. “Родники” ансамбле төрле фестивальләрдә катнашучы, үз өсләрендә даими эшләүче, эзләнүчән коллектив буларак , Сарман сәхнәсендә дә үз исемнәренә тугры булып калдылар. Аларның чишмәдәй көчле һәм чиста тавышларын халык бик яратып кабул итте.