20 нче февраль көнне район мәдәният йортында «Җәлил укулары» районкүләм әдәби бәйгесенең зона туры булып узды. Балалар М.Җәлилнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар.