"ТАССРның 100 еллыгы-100 яхшы эш» хәйрия акциясе кысаларында Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Сабыйларга шатлык бүләк итик» дигән чара үткәрделәр. 9 нчы сыйныф укучылары, «Айбагыр» волонтерлар отряды әгъзалары балалар өчен искиткеч бәйрәм оештырдылар. Чарага әзерлек барышында балалар үз көчләре белән мәктәпкәчә төркем тәрбияләнүчеләре өчен исемле рәсемнәр ясадылар һәм бастырып чыгардылар. 27 февраль көнне алар мәктәпкәчә яшьтәге балалар янына бардылар, алар өчен уеннар оештырдылар, викторина үткәрделәр. Чара ахырында волонтерлар балаларга әзерләнгән раскраски тараттылар. рус халык әкиятләре буенча. Чара бик мавыктыргыч, позитив узды, барлык балалар да күтәренке кәеф белән калдылар.