Бүген спорт комплексның залына «Күңелле стартлар» спорт бәйрәменә катнашучылар, җанатарлар, жюри җыелды. Стартка Җәлил бистәсенең «Каенкай», «Аленушка», «Кызыл калфак»,» «Әкият» «Теремок» һәм «Ләйсән» балалар бакчаларыннан 6 команда чыкты.
Жюри ярышларга йомгак ясады һәм I урынны - 1 нче «Каенкай» балалар бакчасы, II урынны – 7 нче «Ләйсән» балалар бакчасы, III урынны – 4 нче «Кызыл Калфак»балалар бакчасы яулады.
Командалар сертификатлар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр, ә балалар кызыксындыру бүләкләре алдылар. Бәйрәм бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр калдырды. Афәрин! Җиңүчеләрне котлыйбыз!