Мәдәният яңалыклары

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

20 нче февраль көнне Сарман район мәдәният йортында КВН командалары арасында районкүләм конкурсның гала-концерты булып узды. Әлеге конкурс ТАССРның 100 еллыгы, Сарман районы оешуга – 90, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан оештырылды. Конкурсның финалында Илексаз, Александровка, Кәүҗияк, Янурыс, Иске Әлмәт, Чукмарлы, Саклаубаш, Зур Нөркәй, Ләке авыл җирлекләренең КВН командалары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International