26 нчы февраль көнне «Старт» МБУ базасында, иң көчле спортчыларны һәм командаларны ачыклау максатыннан, Сарман муниципаль районы мәгариф системасы хезмәткәрләре командалары арасында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган, биатлон буенча ярышлар узды.
Ярышларда профсоюз әгъзалары булган мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.
Призлы урыннар алган командалар: 1 урын – Җәлил икенче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы, 2 урын – Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы, 3 урын-Александровка төп гомуми белем бирү мәктәбе командасы, профсоюз оешмалары Советы һәм мәгариф бүлеге дипломнары һәм призлар белән бүләкләнделәр.