26 нчы февраль көнне «Старт» МБУ базасында Сарман муниципаль районы мәгариф системасы хезмәткәрләре командалары арасында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган, биатлон буенча ярышлар узды. Ярышта профсоюз әгъзалары булган мәгариф учреждениеләренең хезмәткәрләре катнашты. Безнең команда 3 урынны яулады һәм профсоюз оешмалары Советы һәм мәгариф бүлеге дипломнары, призлары белән бүләкләнделәр.