Бөек Җиңүнең - 75, ТАССРның - 100, Сарман районының 90 еллыгын каршылап, Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре якташыбыз, фронтовик-шагыйрь,Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Әзһәр Габидинең “Җир кешеләр белән матур” китабын тәкъдир итү кичәсен үткәрделәр. Кичәдә катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Рәис кызы Сәхипова сәламләде. Чарага якташыбызның хезмәттәшләре, укучылары, авылдашлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, туганнары, балалары, шулай ук Әлмәт Язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиев, якташыбыз, шагыйрә Клара Булатова, китапны бастырган “Яз” нәшриятының сәнгать бүлеге редакторы Рамил Миңнуллин, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова, шагыйрь, галим Дамир Гарифуллин, “Җәлил чаткылары” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары, җирле шагыйрьләр килгән иде. Алар Әзһәр Габидигә бәйле булган хәтирәләр белән уртаклаштылар.
Кичәдә шагыйрьнең “Җир кешеләр белән матур” китабында урын алган шигырьләре сөйләнде, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рафис Уразаев, Ләйсән Ямалиева Әзһәр аганың сүзләренә иҗат ителгән матур җырларны башкарып, халык күңелен моңландырдылар.
Күк бизәге-йолдыз,
Җир бизәге-кеше,
Җирнең өстен ямьли
Аның гүзәл эше, - дип язган Әзһәр ага “Җир бизәге” шигырендә. Әйе, аның шигырьләре безнең белән яши. Талантлы шагыйрьнең иҗаты мәңгелек. Әзһәр Габиди безнең күңелләрдә мәңге яшәр дигән теләктә калабыз.