“ТАССРның 100 еллыгына-100 изге эш” акциясе кысаларында, Әлмәт мәктәбе укучылары волонтерлык эше оештырдылар.
Балалар бакчасына волонтерлык-ул балалар белән аралашу чарасы.Кечкенәләр биргән киңәшләр үтемлерәк яңгырый.Мондый очрашулардан соң укучыларда тормыш позициясе ныгый.Ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу теләге уяна.
5 нче сыйныф кызлары үзебезнең “Лилия” балалар бакчасында булдылар.Үзләре белән буяу кәгазьләре, уенчыклар алып килделәр, нәниләр белән бергәләшеп рәсемнәр ясадылар.