Балаларны татар һәм рус телләренә өйрәтү буенча тәрбиячеләрнең база мәйданчыгы утырышы

2020 елның 28 феврале, җомга

28 февраль көнне 4 нче номерлы "Сандугач» балалар бакчасында «Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны татар теле һәм рус телләренә өйрәтүдә уен технологияләрен куллану" темасы буенча тәрбиячеләрнең район база мәйданчыгы утырышы булып узды.

 Семинар барышында төрле уен технологияләрен кулланып, тәрбиячеләр Захарова А.Ф. һәм Камалетдинова Г.Г.  оештырган белем бирү эшчәнлеген карадылар.  2 нче номерлы "Лилия" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Хасаншина Ф. З. педагогларны яңа кызыклы «Кроссенс» уен технологиясе белән таныштырды. Шулай ук педагоглар әлеге тема буенча эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International