2020 елның 03 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Е.Ю. Степанова гражданнарны кабул итә.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасарына «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак. Сарманда Ленин урамы, 28 йорт, "Киноучреждение" бинасы адресы буенча.
Сәрия Сабурская һәм Елена Степановага мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан ук (843) 236-41-80 телефоны буенча һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең Иҗтимагый ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.