Камаллылар үзешчән театр коллективлары өчен мастер-класслар үткәрде

2020 елның 28 феврале, җомга

Кичә, 27 февральдә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының  Кече залында иҗади лаборатория үтте. Камал театры артистлары үзешчән театр коллективлары өчен мастер-класслар үткәрде. Очрашуда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакиров, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин, Татарстанның халык артистлары Фуат Әбүбәкиров, Илдус Габдрахманов, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша һәм, шулай ук, Артур Шәйдуллин катнашты. Сарман районындан 17 мәдәният хезмәткәре  актерлык осталыгы, халык театрлары эшчәнлеге буенча әлеге иҗат лабораториясендә булып, үзләре өчен файдалы мәгълүматлар алып, мастер классларда катнашып кайттылар.Әлеге чара Шамил Закиров исемендәге Беренче "Идел Йорт" Халыкара театр конкурсына әзерлек йөзеннән үткәрелде.

Безгә шундый мөмкинлекләр тудырган өчен оештыручыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Иң мөһиме әлеге лабораторияләр дәвамлы булсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International